Эремчек җыерчыктан коткара

Эремчек биттәге җыерчыкны киметә! А, В, С, D витаминнарына, кальций, магний, фосфорга бай эремчек күзәнәкләр җимерелүне акрынайта. Шул рәвешле бит тиресенә картаерга ирек бирми.

Моннан тыш ул бит тиресен дымландыра, тукландыра, җил, ультрашәмәхә нурлар тәэсиреннән саклый. Биттәге җыерчыкларны исә түбәндәге маска ярдәмендә бетерергә мөмкин. 2 чәй кашыгы эремчекне, 1 чәй кашыгы каймак өстәп, яхшылап болгатасы да 10 тамчы 2–3 процентлы водород перекисе тамызасы. Битне юып, чистарткач, масканы биткә сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Аннары аны җылы су белән юып төшерегез. Эремчек, җыерчыкны киметеп кенә калмыйча, бит тиресен тукландыра, матур төс тә кертә.


Фикер өстәү