Танылган автоспорт белгече Евгений Шафранов вафат

Бөтенроссия категориясендәге судья, Татарстан Республикасы Автомобиль спорты федерациясенең трассалар буенча комитеты рәисе, “Титан” кече картинг академиясе президенты Шафранов Евгений Львович озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды.  Узган елның августында аңа 70 яшь тулган иде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм спорт министры Владимир Леонов газета аша мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының, картинг спортын сөючеләрнең кайгысын уртаклашты.
– Татарстан Республикасында, Россия күләмендә автомобиль спортын үстерү һәм популярлаштыруга үзеннән бәһаләп бетергесез өлеш керткән легендар шәхес, СССР спорт мастеры, Татарстан Республикасында картинг хәрәкәтенең баш идеологы, кече картинг академиясенең алыштыргысыз җитәкчесе, искиткеч тренер, гадел техник комиссар, чын профессионал фани дөньядан бакыйлыкка күчте, – диелә кайгынамәдә. – Евгений Львович республикада ярты гасырдан артыграк гомерен автомобиль спортын үстерүгә багышлады. Ул техник спорт төрләре белән шөгыльләнүе яшь буын өчен үрнәк булып торды һәм шулай булып кала да. Аның тырышлыгы белән Биектауда республика картодромы төзелде. Соңгы елларда ул Бөтенроссия категорияле турнирларда судья һәм техник комиссар булды. Евгений Львовичның тормыш юлы – ниятләнелгән максатларга армый-талмый омтылып яшәү үрнәге. Аның каззанышлары, һичшиксез, яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып тора. Евгений Львовичның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.
Мәрхүм белән хушлашу 25 март көнне 10.00 сәгатьтә “Казань-Ринг” автодромында була.

Фото: minsport.tatarstan.ru


Фикер өстәү