«Аңларсыз дип ышанам»: Элвин Грей белән күңелсез хәл килеп чыккан

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей чираттагы клибын төшергәндә кулын имгәткән. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

«Мине аңлавыгызны һәм гафу итүегезне сорыйм! Клип төшергәндә көтелмәгән хәл булды. Шуңа күрә концертлар графигына бераз төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Концертлар булачак, әмма кайбер җирдә тамашаны кичектерергә туры киләчәк. Тагын бер тапкыр гафу үтенәм, – дип язган җырчы.


Фикер өстәү