Популяр җырчы Элвин Грей Гөлназ Асаева белән күрешкән. Алар очраклы рәвештә урамда очрашканнар. Бу Радикның социаль челтәрләрдәге видеоларыннан күренә.
Машинасыннан чыкканда Радик «Карагыз әле нинди кешеләр!» – дип каршысына килгән Гөлназны төшерә. Ул исә җавап итеп: «Мин сине машинадан да чыкмассың дип уйлаган идем», – ди. «Бүген генә сине искә төшергән идем», – дип тә өстәгән ул.
Алдагы кадрларда Элвин Грей белән Гөлназ Асаеваның Оскар Усмановның җыр яздыру студиясендә булуы күренә. Биек баскычлардан менгәндә: «Икенче кулыңны да сындыра күрмә», – ди Гөлназ, кайгыртучанлык күрсәтеп, дустына.
Гөлназ Асаева белән Элвин Грейның элек үзара якын мөнәсәбәтләрдә булганлыгы билгеле.