Кадерле бөртекләр. «Былтыр берәү булса, быел сигез укучы татар теленнән сынауга язылган»

Быел татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) мәктәп тәмамлаучы сигез укучы тапшырачак.

Алар Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Нурлат, Казанның Авиатөзелеш һәм Совет районнары мәктәпләрендә белем ала. Узган ел татарча сынауга нибары бер – Балтач районының Норма мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова гына кергән иде. БРИны сайлаучыларның татар теле турында фикерләрен сораштык.

– Былтыр берәү булса, быел сигез укучы татар теленнән сынауга язылган. Үсеш бар. Ничек кенә булмасын, туган телләр – татар, мари, мордва, чуаш һәм башка телләргә республика тарафыннан игътибар һәрвакыт булды һәм алга таба да дәвам итәчәк. Бу безне сөендерә, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татар теле имтиханын сайлаучы укучылар арасында төрлесе бар. Кемдер туган тел укытучысы булырга җыенса, кемдер журналист булмакчы.

Зилия Юнысова – Балтач районының Куныр мәктәбе укучысы. Кечкенәдән төрле бәйгеләрдә катнашып үскән туташ белемен КФУның татар теле бүлегендә дәвам иттерергә җыена.

 

– Укытучы булу куркытмый. Бу – минем күптәнге хыял. Телен белмәгән балаларны татарча сөйләштерәсем килә. Ул бит аларның туган теле. Болай булса, авылның киләчәгенә куркыныч яный. Дәреслекләрдән гаеп эзләргә кирәкми. Аңламаган бер генә кагыйдә дә юк. Укытучы кызыксындыра белсә, бернинди проблема да юк, – ди Зилия.

Нурлат районының Күлбай Мораса мәктәбендә татар телен сайлаган өч укучы да язмышын журналистика белән бәйләмәкче. Алар – Әлфинә Хисамова, Руфинә Гайнетдинова, Рузинә Сабирова.

Әлфинә Хисамова – Кычытканлы авылы кызы. Сынауны ул татар теленең абруен күтәрү өчен сайлаган. Бөтен нәрсә дә билге белән үлчәнми, ватанпәрвәрлек дигән хис тә бар.

– Кечкенәдән туган телемне яраттым. Район газетасында язмаларым басылып тора. Китаплар укыйм. Шуңа күрә татар теле сынавын сайладым. Без, өч кызны да журналист булырга укытучыбыз кызыксындырды, – ди Әлфинә.

Рәмзия Галиуллина Күлбай Мораса мәктәбендә 33 ел укыта икән инде.

– Татар телен атнага – 2, әдәбият 1 дәрес укытабыз. Югары сыйныфларда әдәбият укытылмый, әдәби мирас кына керә. Билгеле, бу сәгатьләр генә җитми. Дәрестән соң да шөгыльләнәбез, – ди Рәмзия Галиуллина.

Укытучыны башка борчыган мәсьәлә дә бар. Әйтик, чеп-чи татар авылларында әти-әниләрнең сабыйлары белән русча аралашуы.

– Балалар бакчасыннан ук татарча сөйләшергә кирәк. Сөйләшми бит алар. Үзебез дә бу хәлгә аптырыйбыз. Бакчада мохит – татарча. Өйдә – русча. Телефон да боза балаларны. Әнисе русча сөйләгәч, бала да шуны кабатлый. Укучыларга да: «Сез бит, татар балалары туган телдә сөйләшегез», – дип кисәтү ясыйм. Бу проблеманы хәл итү өчен, район мәгариф бүлеге программа кертте. Һәр татар теле укытучысы район балалар бакчасына барып, татар теле дәресләре үткәрә. Балаларга бик ошый, – ди Рәмзия Галиуллина.

Әгерҗе районындагы Исәнбай мәктәбе укучысы Ралинә Хәбирова да әлеге сынауны сайлаган. Аның да теләге – журналист булу. Әлеге бүлеккә укырга керү өчен татар теленнән имтихан бирергә кирәк.

– Татар теле белән кечкенә сыйныфлардан ук кызыксынам. Төрле олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яуладым, – ди ул. – Телне куллануда дәүләтнең дә роле зур, әмма күп нәрсә гаиләдән килә дип саныйм. Өйдә әти-әниләр, балалар белән татарча сөйләшсен иде. Сөйләшеп кенә калмасын, бергә татарча әсәрләр укысыннар, күренекле шәхесләр белән танышсыннар. Кызганыч, интернеттан күреп, авылда да балалар русча сөйләшергә тырыша шул хәзер. Шәһәр урамнарында, кибетләрдә йөргәндә шуңа игътибар итәм. Татарча язулар йә юк, йә булса да хаталы. Моны хәл итү өчен чаралар оештырылсын иде, – ди Ралинә Хәбирова.

Укытучысы Гөлназ Хуҗинаны да республикада укучыларның татар теле сынавын аз сайлавы борчый. Аның фикеренчә, тел кулланышка керсен өчен, ихтыяҗ кирәк. «Укучы алга таба тормышы турында уйлый да инде ул. Телнең ролен арттырырга кирәк. Бала күңелендә туган телгә мәхәббәт булганда, алар икенче төрле уйлый. Без шуны уятырга тырышабыз. Мәктәп, гаилә, дәүләтнең бергә эшләве кирәк. Аккош, чуртан, кысла кебек өч якка тартканда, нәтиҗә булмый, –ди ул.

Фикер

Әдилә Шәйхетдинова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты:

– Быел имтиханны сигез кеше бирүен белгәч, бик шатландым. Татар теле ул – безнең туган телебез, без аны сакларга, үстерергә тиеш. Нәкъ менә татар теленнән имтихан шундый чараларның берсе. 11 нче сыйныфта татарча сынау сайлаганыма үкенмим. Бәлки, быелгы укучылар миннән күреп сайлагандыр, анысын белмим, тик шулай да аларга уңышлар телим. Хәзерге вакытта «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле укытучысы» белгечлеге буенча белем алам.

САН

9 нчы сыйныф укучылары арасында 2501 бала татар теленнән имтихан тапшырачак. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан ике мәртәбә артыграк.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү