Элвин Грей туры эфир вакытында бер тамашачысын елаткан

Башкортостанның атказанган артисты Элвин Грейның инстаграмына караганда, үзизоляция җырчының гадәти тормышына әллә ни үзгәрешләр кертмәгән — ул яңа җырлар иҗат итүен дәвам итә. Кичә иртән, студиясендә утырганда, Грей Instagramында турыдан-туры эфирга чыккан.

— Барыгызга да хәерле иртә. Йокламыйм. Нәрсәгәдер режимым бозылды, — дип сөйли ул.

Эфирга мәктәп укучысы Сабина да кушыла. Бер-ике минут кыз сүз дә әйтә алмый, йөзен каплап, үзенең кумиры белән элемтәгә керә алуына шатланып елап җибәрә.

— Мин беркайчан да иртән туры эфирга чыкмый идем. Беренче булып син эләктең, ай-яй, яй, — дип шаяртып җырчы кызны тынычландырырга тырышкан.

Кыз өйдә, үзизоляция вакытында, күңелсез булуын һәм күптән җырчының эфирына эләгергә хыяллануын  сөйләгән. Озак кына аралашканнан соң, җырчы укучыга ныклы сәламәтлек һәм яхшы көн теләп саубуллашкан. Тагын бер шалтырату кабул иткәннән соң, Грей эфирны тәмамлаган.


Фикер өстәү