Римма Ибраһимова: «Мин дә җыр яза алам, ләкин һәр эшнең профессионаллары булырга тиеш»

Җыр кайчан үзәккә үтеп керә? Халык кабул итсен өчен җырчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Заманча җырчыларны кайда тәрбиялиләр? Болар һәм башка мәсьәләләр хакында Татарстанның халык артисты, мөгаллим Римма Ибраһимова белән сөйләштек.

– Заман башка, дибез, хәзерге эстрадада моңга урын бармы?

– Моң дигәндә нәрсәне күз уңында тотасың бит. Күпләр аны мелизм белән бәйли. Алай гына түгел. Бөтен нечкәлекләрен аңлап, шул ук вакытта заман яңалыкларын да кулланган талантлы җырчылар бар бездә. Җырчылар бар, ә менә заманча җырларга кытлык, миңа калса. Хәзер җырчылар үзләре яза, диярсез. Алай ерак китеп булмый шул. Мин дә җыр яза алам, ләкин һәр эшнең профессионаллары булырга тиеш. Җырчы – үз урынында, композиторлар – үз урынында. Нәкъ менә композиторларны әзерләргә кирәк безгә. Консерваториядә композиция бүлеге калдымы икән инде…

– Бәлки хәзер дә сезнең чордагы кебек Мәскәүгә җибәреп укытыргадыр җырчыларны?

– Казан консерваториясе бер дигән җырчылар әзерләп чыгара, мин каядыр җибәреп укытуны файдалы булыр дип әйтмәс идем. Һәрхәлдә, Мәскәүдә татар моңын, безнең мелизмнарны яшь башкаручылар күңеленә салырлар дип уйламыйм.

– Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле. Югары уку йортын тәмамлаган затлы, зыялы яшьләр, мәсәлән, унар көн тулы залга концерт куя алмыйлар. Аларга халык килми.

– Мин үзем дә, әйтик, Фирдүс Тямаев  кай ягы белән халыкны җәлеп итә икән дип кызыксынып, концертына бардым һәм җавабын таптым да кебек. Безнең профессиональ белемле җырчыларыбыз җырны рәсми рәвештә, бөтен шартын туры китереп җырлый, ләкин күбесенә халыкка якынаю җитми. Менә Әлфия апага (Авзалова. – Ред.) халык атлыгып тора иде. Ник дигәндә, аны үзенеке, үз ише дип кабул иттеләр. Фирдүс әнә шуны аңлый. Аның энергетикасы да көчле, үзенең халыкныкы булуын да аңлатты. Дөрес, ул үзе дә җырчы түгеллеген таный, әмма халыкның үзәгенә үтә белә. Ул җырламый, җырны сөйләп бирә. Аңа ияреп, халык сикереп тора, кушылып бии, әйдәгез, дисә, ияреп тә китәрләр иде, мөгаен. Илсөя дә (Бәдретдинова. – Ред.) шундый. Аларның үз йөзе, үз җыры, үз алымнары бар. Бу сыйфатларны үзеңдә тәрбияләү – шулай ук талант.

Элек Илһам Шакиров эһ тә итмичә ун концерт җыя ала иде. Андый шәхес җыр сәнгатендә гомумән юк, булмас та инде. Һич арттырусыз, Илһам абыйны җырда – Тукай дип әйтеп була. Халыкка да якын, җитәкчелеккә дә «син» дип дәшә. Олысын да, кечесен дә игътибар үзәгендә тота. Аңарда сез кем дә мин кем дигән масаю да юк иде. Бер кызык хәлне дә искә алыйм әле. Концертларның берсендә бер ир кул күтәрде дә: «Хатыным рус милләтеннән иде, аның өчен бер русча җыр җырлагыз әле», – диде. Илһам абый: «Русча җырны өеңдә үзең җырларсың инде», – дип җавап кайтарды. Аңардан башка русча җыр сораучы булмады кебек.

Бу көннәрдә Илһам абый, Әлфия апаларның туган көннәре булды. Без, өлкән буын кешеләре, зиратка барып, догалар кылдык, олугларыбызны искә алдык. Яшь башкаручыларны да шушындый чараларга җәлеп итәсе иде. Алайса без аларны, үткәннәрне белмиләр, дип тиргибез генә, тәрбияләү турында уйламыйбыз.

– Сез балаларыгызны татар мәктәбендә укыттыгыз, Туфан абый Миңнуллин белән бергә Ф.Аитова исемендәге кызлар гимназиясен ачуда катнашып йөрдегез. Оныкларыгызга да татарча укуны, гомумән, татарча белүне таләп итеп куясызмы?

– Әйе, безнең гаиләдә андый таләп бар. Һәрхәлдә, мин оныкларым белән татарча гына сөйләшәм. Улым Фәритнең балалары татарча  матур итеп сөйләшә. Ләйлә, Әнвәр, хәзер инде Гомәрне дә «Инстаграм»да беләләр. Инде менә Каюм үсеп килә. Аның да теле татарча ачылыр, Алла боерса. Кызым Ләйсәннең олы улы Ролан белән ике телдә дә сөйләшәләр. Мин татарча гына сөйләшәм. Сөйләмендә азрак проблемалар булгач, кодагый, әллә русча гына эндәшикме балага, дип әйтеп караган иде дә, курыкма, балалар бакчасына киткәч, хәзер русчаны отып алачак ул, дидем. Бу чыннан да шулай. Минем максат – күңелләренә телгә оеткы салу. Әле менә Ләйсәннең бәләкәчен карарга ярдәм итәм. «Бишек җыры» җырлап йоклатам, әкиятләр сөйлим.

Кызлар гимназиясен исә мин безнең бәхеткә булды, дим. Анда очрашуларга еш кына Туфан абый да килә иде. Шул вакытта Туфан абый белән сөйләшеп, татар мәктәбе оештыру насыйп булды. Гәрчә мәктәбе әллә ни зур булмаса да, бу безнең өчен зур шатлык иде. Аның кебек халыкчан, милләт дип үлеп китәрдәй кешеләр башка юктыр да ул. Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» дигән әсәре бар. Туфан абыйга да туры килә үлеп яратты дигән төшенчә. Милләт турында уйлап, югалтуларны йөрәгенә якын алып, иртә китте дә ул.

– Казанның милли йөзе бармы?

– Үзгәртеп корулардан соң миллилеккә башлангыч бар иде. Халык урамнарда  иркенләп татарча сөйләшә башлады, башта мәктәпләрдә татарча сыйныфлар оешты, соңрак милли мәктәпләр ачыла башлады. Башлангычы булды, әмма бу эштә ахырына кадәр барып җитә алмадык. Хәзер инде, безнең милли мәгариф бар, дип авыз тутырып  әйтә дә алмыйбыз. Шулай да матур башлангычлар бар, өметләник әле. Тормыш беркайчан да тигез юлдан гына бармаган, ахыры хәерле булсын, дип телик.

– Эстрадада хәлләр ничек? Казан мәдәният институтының эстрада бүлегенә татарча белгән яшьләр киләме?

– Татарча бик яхшы белгәне дә, авырлык белән аралашканы да бар. Төрлесеннән киләләр. Аларның тырышып татарча җыр өйрәнүләре күңелгә сары май булып ята, билгеле. Әмма җырны аңлап башкару өчен иң әүвәл үрнәкләрне бергә туплау кирәк. Минем иң зур  теләгем дә, борчуым да – элек башкарылган иң матур җырларны яхшы оркестр белән яңадан яздырып туплау. Элеккеге җырлар күңелгә үтеп керә, хәтердә кала, дибез. Элек бит җырны профессиональ композиторлар язган. Хәзер яшь композиторлар юк дәрәҗәсендә. Кемне әйтә алабыз? Телгә бер Эльмир Низамов килә. Аның үз юнәлеше бар, әмма анда милли аһәң дә юк түгел. Композиторлар кытлыгы бар һәм ул бик тә сизелә.

Безнең заманга кайтсак, Мәскәүдә укып кайткан яшь җырчыларга композиторлар махсус җырлар иҗат иттеләр. Яңа җырларны тыңларга безне Татарстан Композиторлар берлегенә чакыралар иде. Яңа җырларны тыңлап, үзебез сайлап ала, радиога яздыра идек. Алай гына түгел, җыр сайлап алып, өйрәнеп беткәч тә, радиога яздырганчы комиссия үтә иде. Анда исә җырның сүзе, көе, башкару алымнары җиз иләк аша үтә. Җыр әнә шундый аралашулар нәтиҗәсендә туа иде. Хәзер җырчы белән композитор арасында андый элемтәләр юк. Җырчы ул элемтәне кирәксенми дә бугай инде. Әйтик, Фирдүс Тямаев үзенә үзе җыр яза, тегесе дә үзенә җыр яза, монысы да калышмый, дигәндәй. Үзе яза, үзе җырлый, үзе бии, җитмәсә, үзе сөйли, ягъни алып бара да… Шундый заман китте. Миңа калса, бу юнәлешләрнең һәрберсенең үз осталары булырга тиеш. Шул  чакта гына концерт халыкка ниндидер мәгънә, тәрбия бирә алыр иде.

Комиссия дигәннән. Кайчак шулкадәр матур җырлар да шул комиссияне үтә алмый. Ә синең аны бик башкарасың килә. Гастрольдә рөхсәт ителмәгән җырны башкарасың икән, утлы табага басасыңны көт тә тор. Ничек барысын да тикшереп өлгергәннәр, хәйран тамаша.

– Галим, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинованың «Җидегән чишмә» җыры турындагы фикере  кызыклы. Ул: «Яшь җырчылар «Җидегән чишмә»не күтәрә алмый. Бар да дөрес, җиренә җиткереп башкарыла, ләкин җанга ятмый, киңлек җитми», – дигән фикер әйтә. Сез аның белән килешәсезме?

– Аның фикерендә хаклык бар. Җырчылар җырның мәгънәсенә төшенеп җитмәскә мөмкин, ә аларга аңлатып бирүче юк. «Җидегән чишмә»ләрне аңлау өчен татар теленең бөтен нечкәлеген тою, үткәнеңне белү дә кирәк бит әле. Ә менә Илүсә Хуҗина, Айгөл Гардисламова турында, шәхсән үзем югары фикердә. Көчле тавышлы, моңлы җырчылар. «Үзгәреш җиле» фестивалендә Айгөл Гардисламова башкарган җырны рәхәтләнеп тыңладым. Кабул итмәслек заманчалаштыру бар, шул ук вакытта Айгөлләр кебек җырның үзәген аңлап башкаручылар да бар. Нишлисең, замана икенче, сәхнәдә – шоу. Билгеле, моңа «Үзгәреш җиле»нең дә тәэсире булмыйча калмады. Бик җилләп үтте безнең өстән. Нәтиҗәдә бөтенләй икенче төрле башкару хәзер. Җырлары да шулай. Һәр заманның үз сүзе, үз җыры шул инде. Хәер, бу җырлар тарихта кала дигән сүз түгел әле.

– Ә русча, татарча катнаштырып җырлаучыларга ничек карыйсыз? Мәсәлән, «Малай на белом барсе» ул татарча җырмы, русчамы? Бу күренеш татар теленең киләчәгенә тискәре тәэсир итмәсме ?

– Җыр үзенә җәлеп итә, яшьләрне кызыксындыра. Мин дә кызыксынып тыңладым. Ләкин болар – вакытлыча җырлар. Мин аны киләчәктә дә җырларлар дип уйламыйм.

– Ретро җырларны сату-алу дөресме?

– Безнең заман кешесенә мондый күренешләр, гомумән, аңлашылмый. Без җырны теләге булган һәрбер җырчы башкара алган чорда күтәрелдек. Халык күңеленә исә җыр бер җырчыга бәйле рәвештә кереп кала. Ул күп очракта беренче башкаручы була. Хәзер заман икенче. Бер караганда, иҗат кешесенә яшәр өчен әсәрен сатарга да кирәктер. Җыр да – тауар. Әмма җыр өчен талашып, судлашып, аны халык алдына чыгару матур түгел. Халыкка иҗатың белән танылырга кирәк.

Заман, сүз дә юк, икенче. Без дәүләт игътибарын күргән буын булдык. Концерт, театрларга беренчеләр йөрде. Һәм алар ничектер халыкка якын иделәр. Тамашачы белән дә аралаштылар. Минтимер Шәймиевнең, мәсәлән, Сабан туеннан соң безне үз машинасына утыртып кайтканы да булды. Ул һәрберебезне, балаларыбызны белә, хәл-әхвәлне сорашмыйча калмый. Хәзер дә шулай. Без дә иҗатка җаваплы карадык. Бу – гел үз өстеңдә эшләү дигән сүз.

– Тавышны саклар өчен ниләр эшлисез? Аның аерым кагыйдәләре бармы?

– Гел җырлап торгач, тавыш саклана. Спортчы үзенә нинди таләпләр куйса, җырчы да үзенә шундый таләпләр куя. Тавышны камилләштерү җәһәтеннән әйтүем. Күнекмәләрне даими эшләргә, җырларга кирәк. Аның кагыйдәсе шул. Студентларны укыткач, мин күнекмәләрне даими эшлим, җырлаудан та туктаган юк әле.

Блиц-сораштыру

– Иң зур теләгегез?

– Безнең заманда нинди генә авырлыклар, җитмәүчелекне кичерсәк тә, күңел тыныч иде. Хәзер иртәгәге көн өчен хәвеф бар. Билгесезлек борчый. Балаларга тыныч тормыш, исәнлек телим. Иң зур теләгем шушы.

– Иң истә калган гастроль.

– Зиннур Нурмөхәммәтов укудан кайткач, безне Магаданга җибәрделәр. Җир чите бит инде, монда интернациональ җырлар кирәктер дибез, үзебезчә. Шыгрым тулы зал, концертны башлап, русча җырлый башладык. Халык, без татарча җыр тыңларга килдек, дип йодрык болгап кычкырырга тотынмасынмы. Шунда ук татарчага күчеп, бөтен белгән җырларны башкардык. Гастроль-сабак булды ул. Аншлагка дүрт концерт бирдек.

– Иң яраткан җырчыгыз.

– Бу арада Казахстан җырчысы Димаш Кудайбергенны әсәренеп тыңлыйм. Андыйлар хакында гасырга бер туа, диләр. Чын мәгънәсендә талант, минем башка беркемдә дә андый тавыш мөмкинлеген күргәнем дә, ишеткәнем дә юк.

– Яраткан язучыгыз кем?

– Мөһәммәт абый Мәһдиев. Юлда бергә күп йөргәнгә, холкын яхшы белгәнгә дә якын ул миңа. Әдәби теле, әсәрләре хакында әйткән дә юк, камиллек үрнәге инде алар.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү