Газетага язылу

Көчле җил Кремльнең Спас манарасындагы сәгать угын очырткан

Көчле җилдә Казан Кремленең Спас манарасындагы сәгать угы кубып төшкән.

Көчле җил Кремльнең Спас манарасындагы сәгать угын очырткан
Фото: © Җәмил Сәлимгәрәев/ Татар-информ

Укны төзәтеп-яңартып, иртәгә – 30 апрельдә урынына урнаштырачаклар. “Татар-информ”, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

“Кичә – 28 апрельдә, көчле җилдә Спас манарасындагы сәгать угы кубып төште. Хәзерге вакытта аны реставрациялиләр, 30 апрельдә кире урынына кайтарачаклар”, – дип билгеләп үтелгән музей-тыюлык хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез: 27 апрельдә Татарстанда көчле җил сәбәпле шторм игълан ителде. Тизлеге секундына 26 метрга җиткән җил электр чыбыкларын өзде, агачларны аударды, түбәләрне кубарды. Икенче көнне җил бераз ким төште (секундына 23 метр). Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, бүген – 29 апрельдә республикада бик җилле һава саклана.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре