Газетага язылу

«Авылыбызда мәчетнең түбәсен җиткерергә мөмкинлегебез калмады»

«Авылыбызда яңа мәчет сала башладык. Тик түбәсен җиткерергә һәм эчен ясап бетерер өчен матди мөмкинлегебез калмады.

«Авылыбызда мәчетнең түбәсен җиткерергә мөмкинлегебез калмады»

Әнә шуңа да «ВТ» аша читтәге якташларыбызга, безнең якларда туып үсеп, хәзер республиканың төрле төбәкләрендә гомер итүче кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булдык. Кешеләрнең йөрәге ачылсын иде». Биектау районының Дөбъяз авылыннан редакциягә менә шушындый хат килеп төште. Казан артында яшәүчеләрнең тормышын күрергә, хәлләрен белешергә дип юлга кузгалдык.

«Мәчеткә сукмак өзелмәсен»

Дөбъяз авылы уртасында төзелеп килә торган мәчет янында безне Гөлсинә апа Галимова каршы алды. Арттарак иске мәчет күренеп тора. Без шунда кердек.

– Бу мәчетебез дә бик кадерле безгә. Ничә еллар хезмәт итте. Кеше сыймый башлагач, яңасы кирәк, дидек. Рамазан аенда тәравихка килүчеләргә урын җитмәде. Мәчеттә аш уздырыйк дисәк тә, урыны бик тар. Ә дәресләр уздыра башласак, бер бүлмәдә ирләр дә, хатыннар да утыра, – дип сөйли Гөлсинә апа. – Авылыбыз зур. Җәйге чорда 5 меңләп кеше яши бездә. Дингә тартылучылар күп. Безнең яклар милләтебезгә асыл ир-егетләр, ханымнар бүләк иткән! Әнә шуларны уйлыйм да, мәчетебезнең диварларын түбә астына кертә алсак иде, дим. Берәүнең дә йорты түбәсез түгел бит! Үзебез исән-сау чакта барысын да тәртиплисе иде. Иске мәчетебезгә тимибез. Анысын яңасы белән бер түбә астына кертергә ниятлибез.

Иске мәчет дигәннән, аны Төркиядә яшәүче якташлары Гөлтан Ураллы ярдәме белән төзегәннәр. 1991 елда әтисе белән Дөбъязга кайткач, мәчет юклыгын күреп, акча биреп калдыра ул.

– Гөлтан апа – безнең туганыбыз. Бабасы Низаметдин безнең авылдан чыккан. Мин аның мәчеткә дип 1 килодан артык зиннәтле таш калдырганын беләм. Авылда ялгыз калган кешеләргә 250 шәр сум акча да өләшкән иде. Кызганыч, араларыбыз өзелде. Интернеттан карап кына Гөлтан апаның исән икәнен белеп торабыз, – ди Гөлсинә апа.

Гөлтан апаны без эзләп таптык. Төркиядә яшәп ятучы ханым белән телефон аша сөйләшергә насыйп булды.

– Туган яклар, Казан бик сагындыра. Соңгы тапкыр 2019 елда кайткан идем. Аннары пандемия башланды. Узган ел табиблар миндә яман чир тапты. Беркая да чыкмаска, сакланырга куштылар. Химия терапияләре алдым. Шөкер, яман чир әкренләп артка чигенә, үземне яхшы хис итәм. Тик сагышым бар – гыйнварда әнием үлеп китте. 93 яшь иде үзенә, – ди 72 яшьлек Гөлтан апа.– Казанымны бик сагынып яшим. Йөрәгем белән мин анда. Төркиягә килгән татарлар белән очрашып, сөйләшеп сусавымны басам. Дөбъязга кайткач, мәчет кирәк иде, дип яныма килгәннәр иде. Ул чакта кулдан килгәнчә ярдәм иттем. Изгелегемне онытмаганга мең рәхмәт.

Гөлтан апа безнең белән элемтәдә торачагын, яңа мәчеткә өлеш кертәчәген дә җиткерде.

«Бөтен җирдә акча кирәк»

Мәчеттән чыгып, Дөбъяз урамнары буйлап атлыйбыз. Заманында район үзәге булган бу авылда йортлар зур, урамнар киң. Халкы да аерылып тора. Читтән кайтып яшәүчеләр барлыгы сизелә. Авыл эчендә ни генә юк! Кибетләр тезелеп киткән. Ә чәй эзләп, бөтен Дөбъязына бер кафе гына таптык. Юл буенда төрек гаиләсе үзләре пешерә, үзләре сата.

Өлкән яшьтәге апа белән абый Төркиядән килеп, Дөбъяз халкына ризык әзерли. Ә ни өчен җирле халык бу эшкә тотынмый икән? Хәйран калып, юлыбызны дәвам итәбез. Каршыбызга почта таратучы Светлана ханым очрады. Моңа кадәр өчәү булганнар. Берсе эштән киткән. Хәзер икәү хат тараталар икән. Светлана белән сөйләшеп тору да күңелне җылытты. Газетабызны беләләр, халыкның яратып укуын әйтте ул.

Почта янәшәсендәге зур кибеткә дә кереп чыгарга булдык. Күптән түгел «Татпотребсоюз» системасына кергәннәр. Кибетләре бик бай. Бөтен Дөбъязга җитәрлек товар монда. Ике сатучы да «ВТ»ның дуслары булып чыкты.

– Газетаны яратып укыйбыз. Иң кирәкле мәгълүматны гына җыеп бирәсез. Укырга рәхәт. Аннары барлык газеталар арасында иң арзаны сезнеке, – дип күңелне күтәрде алар.

Сәхтиян читекләр Дөбъязда чигелә

Дөбъязны чыкканда читек фабрикасын күреп алдык. Кечкенә генә булса да, авылда аны шулай дип йөртәләр. Без кергәндә биш ханым күнгә чигү төшереп утыра иде. Гөлсинә Гайфуллинаның бу эшкә тотынганына 40 ел икән инде.

– Гомер буе фабрикада эшләдем. Пенсиягә чыккач, 10 ел өйдә тордым да, яңадан эшкә чакырып алдылар. Акчасын әйбәт түлиләр, пенсиягә бик зур өстәмә инде, – ди ул.

Гөлсинә апага ире Таһир да ярдәм итә икән. Чигүчеләргә орчыклар ясап бирүче дә ул икән. Авылдагы зиратны карап тора.

– Зиратыбыз бик зур. Халык якыннарының каберләрен онытмый. Кемдер кайтып җыештыра, кемдер сәдакасын бирә. Ул акчага кирәкле инструментлар алабыз, – ди ул. – Мәчетебезне зурайту хыялы белән яшибез. Дин сабаклары алырга теләүчеләр шактый. Әмма төзелешкә акча күп кирәк.

Яңа мәчет турында хыялланучы апалар, дөньялар тизрәк тынычлансын иде, дип дога кыла. Кичләрен СВОдагы егетләргә маскировка челтәрләре дә үрәләр алар, токмач та кисәләр. Тормышлары авыр булган авылдашларына да ярдәм итәргә тырышалар. Изге эшләргә авылдашлар һәм читтә яшәгән якташлар да кушылсын иде, дип телиләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре