Гөлнур Сәлимгәрәева (Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылы):
– Җыерчалы гөмбә (сморчки) чыккан инде. Урманга җыенганда йә кар, йә яңгыр ява. Менә бүген барып кайтырга исәбем. Гөмбәне тозлап, маринадлап та сатам. Берничә ел элек бер баруда 15–20 шәр чиләк тутырган идем. Болында да бар ул, әмма анда еланнар күп. Барырга куркыта шул. Өйдә утырасы килми. Авылда тагын нишләргә? Табигатьтә йөрибез инде.
Мөнирә Әскәрова (Балтач районының Алан авылы):
– Быел яз урманга бер тапкыр бардым. Чыршыдан җыелган чәерне кайнатып, сөзеп, сагыз ясыйм. Берсе – 4 сум 50 тиен. Ипилек-тозлык булсын дип тырышабыз инде. Авыл кешеләре сатып ала. Нарат чәереннән каз мае, прополис салып, мазь ясыйм. Псориаз, тән бозылганга файдасы бар. Урман да башка шул инде хәзер: корыды, кипте, агачлар да кортлый.
Рамилә Хәкимҗанова (Арча районының Илдус авылы):
– Кичә үги ана яфрагы белән сәрдә (сныть) җыеп кайттым. Сәрдә үләнендә Менделеев таблицасындагы барлык элементлар да бар. Әлегә әче түгел. Яфракларыннан салат ясап ашадык. Килгән кунагыбызны да сыйладык. Үги ана яфрагының чәчәген җыеп, киптереп куйдым. Тын юллары, авыз куышлыгы авыруларыннан файдасы тия. Зирекнең алкасын җыйдык. Халык телендә аспирин дип йөртелә ул. Көн җылыткач, медуница чәчәк атачак. Планда – шуны җыю. Үләннәрне күчтәнәчкә дә өләшәбез, сораучыларга да сатабыз. Каен суыннан да авыз иттек. Урманда кырмыскалар уянган инде. Аны да җыябыз. Буш шешәгә бер кашык шикәр комы салып куябыз да, алар шунда кереп тула. Капкачын ябып куябыз. Шуны киптереп иснибез. Аның тәмлелеге! Ларингит, тын бетүдән файдасы бар. Менә шундый хәлләр. Табигатьтә йөрү безнең яшәү рәвешенә әйләнде. Авылда гайбәт сөйләшеп утырмыйбыз, үләннәрне өйрәнәбез, кыскасы.
Ислам Әсхәдуллин, студент (Арча агросәнәгать һөнәр көллияте):
– Табигать байлыкларыннан файдаланабыз. Каен суы җыеп саттым. 70 шешә чыкты. Әле дә баргалыйм. Сораучылар күп, өлгереп булмый. Бер шешәсе –150 сум. Суын алгач, каенга махсус пластилин ябыштырам. Җәй буе үләннәр җыеп, киптереп, ярминкәләрдә сатам. Кырлыган, зәңгәр мәтрүшкә, гөлҗимешне күп итеп әзерлим. Гөмбәне күбрәк көзен җыям.
Нурия Сәгыйтова, биология укытучысы (Мамадыш районының Түбән Яке мәктәбе):
– Язгы табигатьтә йөрергә яратам. Элек укучылар каен бөресе җыеп тапшыра иде. Хәзер андый нәрсә бетте. Мин үзем ел саен җыеп калырга тырышам. Салкын тигәннән файдасы бар. Кыш буе эчәбез. Элек нарат сагызын да җыя идек. Каен, өрәңге суы әзерлибез. Каен яфракларын да җыеп киптереп куям. Бөер, сидек юлларын дәвалау өчен әйбәт. Тузганаклар чыга башлады. Тамырын, чәчәкләрен җыябыз. Аннан чират әрекмәнгә җитә. Аның яфрагын иттарткычтан чыгарып, суын туңдырып куябыз, тамырын киптерәбез.
Альбина Әминова, директор (Баулы районының Фәнис Яруллин исемендәге Кызыл Яр мәктәбе):
– Моңа кадәр укучылар белән каен бөресе җыеп тапшыра идек. Һәр балага берәр стакан чамасы куша идек. Быел бу эштә катнашмадык. Урманнар якын түгел. Быел талпан да күп. Моның өчен акча түләмиләр. Бу инде – бераз ярдәм итү генә. Мәктәптә болай да эш күп. Бар нәрсәгә дә өлгереп булмый шул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез