Балтач районындагы Куныр почта бүлеге җитәкчесе Фәнзилә Нәҗипова әлеге саваплы гамәлне 21 тапкыр башкарган.
– Бала тапкач, кан басымым күтәрелеп интектерде. Шуннан соң кан биреп карарга киңәш иттеләр. Файдасы тиде, баш авыртуларым кимеде. Элек кан алучылар авылга килә иде. Шундагы бер абый: «Синең каныңа кем дә булса мохтаҗ бит», – диде. Бу сүзе дә күңелгә кереп калды. Хәзер елга 4 тапкыр МКДЦга барырга тырышам. Биш тапкыр да бирер идем, хатын-кыздан артыгын алмыйлар шул. Күптән түгел, авыр хәлдәге кешегә кан кирәк, дип чакыртып алдылар әле. Ерактан килгәнсез дип, чәйләр эчертеп, рәхмәт әйттеләр. Акчасы мөһим түгел. Сәламәтлегем өчен кирәк, – ди 52 яшьлек донор.
Әлмәттә яшәүче Илнар Гыймранов 47 мәртәбә кан тапшырган. «Россиянең мактаулы доноры» исемен йөртә ул. Беренче мәртәбә канны армиядән кайткач биргән.
– Әти-әниемә ияреп, мин дә тәвәккәлләп карадым. Кан бирү организм өчен дә файдалы, үземне гел яхшы хис итәм. Берничә мәртәбә тапшыргач, азартка ук кереп киттем: мактаулы донор буласым килде. Теләгемә ирештем. Акчасы да ярап куя. Элегрәк ул акчага машинага бензин сала идем. Соңгы вакытта кан тапшырырга барган юк әле. Теләк бар, вакыт җитми, – ди бәйрәмнәр алып баручы Илнар Гыймранов. – Янгын сүндерү бүлегендә эшләгәндә андагы егетләрне дә кан бирергә үгетләдем. Алар да башкаларның гомерләрен коткаруга үз өлешен кертте. Махсус хәрби операция башлангач, егетләр хакына дип барып биргәләдем. Кан кирәк дип мөрәҗәгать итүчеләрнең дә гозерләрен үтәмичә калмыйм.
Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Сәлимә әби Зыятдинова да – Россиянең мактаулы доноры.
– Әнигә хәзер 89 яшь инде. Яшь вакытта канны күп тапшырган. Элек эштән мәҗбүри җибәргәннәр бит. Өч көн ялы да эләккән. Анысы да кызыктыргандыр. Авыл советында контролер булып эшләде ул, – ди кызы Фәридә. – Баламны Кесарь кисеме белән таптым. Шул чакта әни кан бирергә килде. Аңа ул чакта 52 яшь иде. Бик күп тапкыр операцияләр кичерсә дә, сәламәтлегеннән зарланмый. Китап укый, зиһене әйбәт.
Яшьләр дә калышмый. Казанда яшәүче Рәзинә Камалиева да елга берничә мәртәбә кан бирә икән.
– Бу яхшылыкны сәламәтлеге әйбәт булган һәркем башкара ала. Моның өчен гемоглобинның нормада булуы да кирәк. Кан тапшыргач, кәеф тагын да яхшырып китә. «Мактаулы донор» исеме артыннан кумыйм. Әмма минем каным кемнеңдер гомерен озайтырга ярдәм итә икән, нишләп тагын бармаска? – ди ул.
Башкаларга ярдәм итүчеләрнең үзләренә нинди ярдәм каралган?
Россия Хезмәт кодексы нигезендә, донорлар кан тапшырган көнне ял итә ала. Моннан тыш, елга бер көн өстәмә түләүле ял да тия. Кан тапшыргач, яхшылап туклану өчен акчалата компенсация бирелә. Күләме – 1229 сум. 40 тапкыр кан яки 60 мәртәбә плазма биргән кеше «Россиянең мактаулы доноры» исемен ала. Аларга хастаханәләрдә, шифаханәләрдә дәваланганда, транспортта йөргәндә ташлама ясала. Мактаулы донорларга елга бер тапкыр акча да түләнә. Аның күләме ел саен индексацияләнә. Быел ул 19 497,68 сумны тәшкил итә. Ялны исә елның теләсә кайсы вакытында үзеңә уңайлы вакытта алырга була. Әмма теләсә кем кан тапшыра алмый. Әлбәттә, донор иң элек үзе сәламәт булырга тиеш. Кан тапшырырга уйлаган кешегә ашау-эчү мәсьәләсендә дә таләпләр бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез