Газетага язылу

Алмаз хәзрәт Сафин: «Хаҗ кылуны васыять итеп калдырырга мөмкин»

Хаҗ кылу экскурсиягә бару түгел. Хаҗ – гыйбадәт, мәшәкатьле, борчулы, озын сәфәр ул. Шуңа күрә Аллаһка якынаю юлында шайтан вәсвәсәсенә бирешмичә, ниятеңә тугры калу мөһим. Хаҗдан базар ясамыйк, ди дин әһелләре.

Алмаз хәзрәт Сафин: «Хаҗ кылуны васыять итеп калдырырга мөмкин»
шәхси архивтан

Хаҗ кылуга һәм хаҗга бәйле имеш-мимешләргә Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин ачыклык кертте.

– Хаҗ кылу – ислам дине биш баганасының  берсе. Аллаһы Тәгалә аны матди мөмкинлеге булган мөселманнарга гына фарыз кылган. «Әл-Гыймран» сүрәсенең 97 нче аятендә: «Мөмкинлеге булган кешеләргә Аллаһы Тәгалә өчен Кәгъбәтуллаһка барып хаҗ кылу фарыз», – диелгән. Бер мөселманның хаҗ кылырга җитәрлек күләмдә акчасы булса, аңа шул ук елны хаҗ кылу фарыз. Ул акчасы була торып та, шул елны хаҗ кылмаса, аңа хаҗ гыйбадәтен кичектергәне өчен гөнаһ языла.

Бервакыт Аллаһның илчесеннән: «Кайсы гамәл иң яхшысы?» – дип сораганнар. Ул: «Аллаһка һәм аның илчесенә иман китерү», – дип әйткән. Бер кеше: «Соңыннан кайсы гамәл иң яхшысы?» – дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ислам динен тарату өчен Аллаһ юлында тырышлык күрсәтү», – дигән. Бер кеше: «Соңыннан кайсы гамәл иң яхшысы?» – дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Җиренә җиткереп кылынган хаҗ», – дип җавап биргән.

– Зур һәм кече хаҗның кайсы саваплырак?

– Зур хаҗ – фарыз һәм аны кылу саваплырак. Мөселман кешесе аны җиренә җиткереп кылса, гөнаһлардан чистарынып кайта. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Әгәр дә бер кеше Аллаһы ризалыгы өчен хаҗ кылса, теле белән начар сүзләр әйтмәсә һәм гөнаһлар кылмаса, әнисе тудырган көндәге шикелле гөнаһсыз булып кайта». Кече хаҗ «гомрә» дип атала һәм аны кылу сөннәт гамәлдән санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Гомрә артыннан гомрә кылу икесенең арасында кылынган гөнаһларның ярлыкавына сәбәп булып тора», – дигән. Башка бер хәдисендә Аллаһның илчесе: «Хаҗ белән гомрәне чиратлап кылыгыз. Дөреслектә, алар фәкыйрьлектән һәм гөнаһлардан котылуга сәбәп булып торалар», – дигән.

– Син үзең өчен хаҗ кылган булсаң, авыру туганың өчен хаҗ кыла аласыңмы?

– Бер кеше картлык яки гарип булу сәбәпле хаҗга бара алмаса, аның исеменнән башка кеше, мәсәлән, улы, туганы яки дусты кыла ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер хатын килгән дә: «Йә, Аллаһның илчесе! Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләренә хаҗ кылу йөкләде, ә минем әтием бик карт, дөя өстендә утырып йөри алмый. Әгәр дә мин аның исеменнән хаҗ кылсам, аның өстеннән хаҗ гамәле төшәме?» – дигән. Аллаһның илчесе аңа:  «Әйе, төшә», – дип җавап биргән.

Шулай ук вафат булган әти-әни һәм әби-бабайлар исеменнән дә хаҗ кылырга була. Җүһәйнә кабиләсеннән бер хатын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) янына килгән һәм: «Йә, Аллаһның илчесе! Минем әнием, хаҗ кылам, дип әйткән иде, ләкин шуны кыла алмыйча үлеп китте. Мин аның исеменнән хаҗ кыла аламмы?» – дип сораган. «Әйе. Аның исеменнән хаҗ кыл. Әгәр дә әниеңнең берәр кешегә бурычы булса, син аны түләр идеңме? Шуның кебек Аллаһка карата булган бурычны түләгез, чөнки Аллаһ үзенә карата булган бурычның түләнүенә күпкә лаеклырак», – дип җавап биргән.

– Беркем өчен дә сер түгел: күпләр хаҗ кылырга теләсә дә, матди мөмкинлекләре булмау сәбәпле, бу теләгенә ирешә алмый. Ә бурычка акча алып, яки кредит рәсмиләштереп, хаҗга бару дөрес гамәлме?

– Кредитка алынган акчаны процентлар белән кайтарырга туры килә, димәк, бу акча – хәрам, чөнки риба – ислам динендә зур гөнаһ. Хаҗны хәрам акча белән кылучы үзе түгел, ә аның дөясе хаҗи булып кайта, дип шаяртып әйтәләр иде. Кеше хаҗга бурычсыз барырга тиеш, өстендә бирәсе акчалары булса, аларны биреп калдыру хәерле. Әгәр дә хаҗга барырга теләге зур булып, күпмедер акчасы җитмәсә һәм аны кайткач түләргә мөмкинлеге булса, әҗәткә алырга мөмкин. Ул хаҗга киткәндә, минем белән берәр нәрсә була калса, машинамны яки башка милкемне сатып, бурычымны түләрсез, дип васыять әйтеп калдырырга бурычлы. Сәламәтлеге аркасында бара алмаса, үзе урынына башка бер кешене җибәрергә була, йә булмаса, фатиры яки башка берәр милке калган очракта, үзе өчен хаҗ кылуны васыять итеп тә калдыра ала. Банктан кредит алып хаҗга бару – тыелган хәрам гамәл. Аллаһы Тәгалә бездән бурычка кереп хаҗ кылуны таләп итмәгән.

– Хаҗ кылганда вафат булган кеше җәннәткә эләгә, дигән ышану яши. Шуңа күрә олы яшьтәгеләрдән: «Шунда барып үлүең хәерле», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу дөрес гамәлме?

– Хаҗ кылган вакытта вафат булу хәерле үлемнән санала, ләкин ул кешенең тәгаен җәннәткә керәчәген күрсәтми. Кылган хаҗы кабул булган кеше генә җәннәткә керәчәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Җиренә җиткереп кылынган хаҗның бүләге җәннәт булачак».

– Хаҗдан алып кайткан зәмзәм суын гына түгел, ә аның шешәсен дә акчага сатучылар бар...

– Хаҗдан алып кайткан суны башка кешеләргә бүләк итү һәм сатып бирү тыелган гамәл түгел. Әмма бәясен белеп эш итү, артык зур суммалар таләп итмәү сорала. Хаҗдан базар ясамау хәерле.

– Ни өчен хаҗны кыямәт көненең репетициясе, диләр?

– Бер урында берьюлы әллә ничә миллион кеше җыела. Һәркем үзен мәхшәр мәйданында Аллаһы Тәгалә каршында басып торган кебек хис итә.

– Хаҗ сәфәренә кайберәүләр ел саен бара. Алар – бик гөнаһлы кешеләрме?

– Бер хәдистә, кем Аллаһы өчен хаҗ кылса, хаҗ вакытында гөнаһ эшләмәсә, чистарынып кайтыр, диелгән.  Тик Аллаһының синең хаҗыңны кабул итү-итмәве билгеле түгел. Берәү дә белми. Хаҗга баргач, бөтен гөнаһлар да юылды, дип ышанырга кирәкми. Бу олуг гыйбадәтне кылу җиңел түгел. Аны кылу өчен саулык-сәламәтлек, сабырлык, түземлек һәм матди мөмкинлек кирәк. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сәхәбәләренә: «Әй кешеләр! Аллаһы Тәгалә сезгә хаҗ гыйбадәтен йөкләде. Шуңа күрә хаҗ кылыгыз», – дигән. Шулчакны бер кеше: «Йә, Аллаһның илчесе! Хаҗ кылу һәр елны тиешме?» – дип сораган. Мөхәммәд пәйгамбәр дәшмәде. Теге кеше соравын өч тапкыр кабатлагач, Аллаһның илчесе: «Әгәр дә «әйе» дип әйтсәм, хаҗ кылу һәр елны фарыз булачак һәм сез аны булдыра алмаячаксыз. Шуңа күрә артык сорау бирмәгез», – дигән.

– Мәһәргә хаҗ сорау дөресме?

– Бу – мода артыннан куу гына, чөнки яшь хатын-кызларны ялгызын гына хаҗга алмыйлар. Хаҗ кылу – туризм, экскурсия түгел, яшәү рәвешен анализлап, алдагы тормышыңны нәкъ шәригать кушканча дәвам итү юлына басу дигән сүз.

– Хаҗ кылуга бәйле нинди чикләүләр бар?

– Согуд Гарәбстаны куйган таләп буенча, 45 тән яшьрәк хатын-кыз хаҗ сәфәренә йә ире, йә улы, йә ир туганы белән генә чыга ала. Шулай ук бик өлкән яшьтәге кешеләргә дә, мөстәкыйль рәвештә хаҗ йолаларын башкару кыен булса, ялгыз гына юлга чыкмаска киңәш ителә. Йөкле хатыннарны һәм шикәр авыруы булганнарны хаҗ кылырга алмаска тырышалар.

Коръәннән

«Хаҗ һәм гомрәне Аллаһы ризалыгы өчен үтәгез». («Әл-Бәкара» сүрәсе, 196 нчы аять)

«Көче җиткән кешеләргә, Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз булды». («Әл-Гыймран» сүрәсе, 97 нче аять)

Гыйбрәт ал!

Көннәрдән бер көнне пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер гарәп кешесе килгән дә: «Әгәр дә син пәйгамбәр булсаң, могҗиза күрсәт, шул чагында мин сиңа иман китерермен. Әнә теге агач синең яныңа килсен дә шәһадәт кәлимәсен әйтсен», – дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дога кылган һәм теге агач, тамырларын чыгарып, пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килгән дә, шәһадәт кәлимәсен әйтеп, кире үз урынына кайткан.

Хәдисләр

«Хаҗ белән гомрәне бер-бер артлы кылыгыз, чөнки алар, тимерче күреге тимерне, көмешне һәм алтынны тазарткан кебек, сездән гөнаһларны һәм фәкыйрьлекне куар, ә дөрес итеп кылынган хаҗның әҗере бер Җәннәт булыр». (Әт-Тирмизи җыентыгы)

«Бу Йорт – исламның терәге, кеше хаҗ яки гомрә кылучы буларак үз йортыннан әлеге Йортка таба юнәлә икән, шул кешегә Аллаһы түбәндәгене вәгъдә итә: әгәр вафат булса – җәннәткә эләгер, имин-аман кайтса – табыш һәм саваплар белән кайтыр». (Табарани җыентыгы)

«Рамазан аенда кылган гомрә өчен зур хаҗ кылган ничә савап булыр». (Әхмәд, Ибн Мәҗәһ)

«Дөреслектә, син үзеңнең аруың һәм чыгымнарың бәрабәренә ял алырсың». (Әл-Хәким)

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре