Коронавирустан дәваланган Эрвин Нгапет хастаханә фондына ярдәм итү өчен аяк киемен аукционга куйган

«Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапет 2020 елгы Олимпия сайлап алу турниры вакытында уйнаган кроссовкиларын аукционга чыгарды. Кроссовкиларга автограф та куелачак.

«Без медицина хезмәткәрләре һәм хастаханә фонды геройларына ярдәм итәргә телибез. Чөнки мин бу авыруның нәрсә икәнен беләм. Мин бик кадерле булган бер кроссовкием белән хушлашырга әзер. Аларда мин Олимпия сайлап алу турниры финалында уйнадым», — дип хәбәр итте Instagramдагы битендә волейболчы.

Җыелган акчалар Париж һәм Франция хастаханәләре фондына ярдәмгә китәчәк, лотның башлангыч бәясе – 320 евро. Аукционга биатлончы Мартин Фуркад, Преснель Кимпембе һәм Бенжамин Менди да кушылган.


Фикер өстәү