Гөлназ Асаева Элвин Грей белән шәхси мөнәсәбәтләре турында сөйләгән

Җырчы Гөлназ Асаева Радик Юльякшин (Элвин Грей) белән якын мөнәсәбәттә булу-булмавы турында сөйләп үткән. Гөлназның бу хактагы видеосы социаль челтәрләрдә пәйда булган. Аны ул “Башкирская домохозяйка” блогеры өчен клип төшерергә әзерләнгән вакытта яздырган. Команда әгъзалары җырчыга нәкъ менә шундый мәкерле сорау биргән, дип яза “Мой Башкортостан”.

Гөлназ Элвин Грейга карата зур мәхәббәт хисе кичермәгәнлеген, бары тик дусларча мөнәсәбәттә генә булганлыгын әйткән. Ул бу вакытта да әле бик яшь булганлыкларына басым ясаган. Ни өчен туй булмыйча калды, аның якынлашуы турында матбугатта күп язылды бит, дип сорагач, җырчы көлеп куйган.
“Җырлаганда, минем турында уйлавын гына әйтте ул. Аны мин сөйгәнем буларак кабул итмәдем, минем өчен дус кына иде ул”, – дигән Гөлназ.
Сүз уңаеннан, җырчының ире – коллегасы Вильдан Шәмсетлинов. Ә Элвин Грей исә Инзилә Фәтхетдиновага өйләнгән Гөлназ ире белән Динә исемле кыз үстерә. Ул үзенең сөйгәнен, идеаль ир, дип саный.


Фикер өстәү