Татарстанда 510 грамм авырлыктагы нарасыйны үлемнән коткарып калганнар

Хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге реанимация бүлегендә 24 сабый авырлык җыя һәм ныгый. Шуның 9ы – 1 килодан кимрәк авырлыкта туган, дип яза “KazanFirst”.

Перинаталь үзәкнең реанимация бүлеге 1 ел эчендә 800дән артыграк сабыйны кабул итә. Шуның 100е – 1 килодан кимрәк авырлыкта туган балалар.

– Хәзерге вакытта реанимация бүлегендә 24 сабый ята. Шуның 9ы – экстремаллар. Ягъни 1 килодан кимрәк авырлыкта туган сабыйлар, дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә бүлек мөдире Зөлфия Мөхәммәтҗанова.

Реанимация бүлегендә ана карынында кимендә 22 атна үскән 500 грамм һәм аннан зуррак авырлыктагы балаларга ярдәм күрсәтелә. Хәзер биредәге иң нәни баланың гәүдә авырлыгы нибары 510 грамм тәшкил итә. Ул йөклелекнең 24 нче атнасында дөньяга килгән.


Фикер өстәү