Бер әбинең бармагы трамвай ишегенә кысылып калган

Бу хәл бүген Габишево урамында килеп чыккан.

Бүген Казанның Габишево урамында трамвайлардан бик озын бөке хасил булган. “KazanFirst” “Метроэлектротранс” предприятиесенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, көннең беренче яртысында өлкән яшьтәге пассажирның кулы трамвай ишегенә кысылып калган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, әби тоткычка түгел, бәлки ишекнең бер кырыена тотынып барган.

Күңелсез хәл булган урынга шундук “Ашыгыч ярдәм” медиклары һәм автоинспекторлар килеп җиткән. Бу вакытта трамвай хәрәкәте туктатып торылган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү