Янгын чыгып йортсыз калган 83 яшьлек Әспирә әби өйле булды

Янгыннан соң йортсыз калган 83 яшьлек Әспирә әби өйле булды. Шушы көннәрдә йортта аш та узган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Актанышның Ямалы авылы җирлегенә караган Буаз Күл саласында узган елның 10 апреленьдә булган җан өшеткеч вакыйга бар республика халкын тетрәндергән иде. Ул чакта авылның Мулланур Вахитов урамында янгын чыгып, ярты сәгать дигәндә берьюлы 5 йортны кара күмергә әйләндерде. Алар арасында 83 яшьлек Әспирә әбинең дә өе бар иде. Шөкер, әлеге бәладә әбине ялгызын гына калдырмадылар. Социаль челтәрләрдә хәбәр таралганнан соң, 3-4 атна дигәндә изге җаннар берләшеп, яңа өй салу өчен акча туплап бирделәр.

«Җир йөзендә изге бәндәләр бу кадәр күптер дип күз алдына да китермәгән идем. Районыбыз, Татарстаныбыздан гына түгел, илебезнең ерак почмакларыннан да акча салдылар. Кызларым хәтта Коми Республикасыннан да шалтыратып, бер белмәгән кешеләр ярдәм кулы сузды», – дип сөйләгән иде җәен «Шәһри Чаллы»га Әспирә әби.

«Эх, кышка кадәр өлгертсәләр…», – дип өзгәләнгән иде ул чакта әбиебез. Шөкер, аның теләкләре фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде. 2024 елны инде Әспирә әби өр яңа кушында каршы алды. Изгелекнең күркәм бер гәүдәләнеше булган әлеге йортны шушы көннәрдә, югарыда телгә алганча,  үзебезгә дә күрергә насыйп булды. Яңа ел ялларында биредә хуҗабикә кайчандыр үзенә ярдәм кулы сузган туганнарын, күрше-күләннәрен, якташларын җыеп Коръән ашы уздырды.

«Майдан алып, ноябрьгә кадәр гел биредә булдылар инде балакайларым, иртә дими, кич дими шушында кайнадылар», – ди Әспирә әби.
Хактан да, өйнең стеналарын, түбәсен махсус ялланган осталар күтәрсә, калган барлык эшләрне дә әбинең кызлары һәм кияүләре башкарган икән.
«Үзләренең дә хуҗалыклары бар бит әле, дәүләт эшендә дә көч куялар. Шуңа да карамастан бер генә дә сыкранмадылар, хәтта төннәрен дә килеп эшләделәр. Яңа елга өлгертәбез дип тырыштылар», – дип сүзен дәвам итте ул.

«Бу өйне дә нәкъ элеккесе урынында күтәрдек. Шулай да монысын бераз зуррак иттек. Иске нигездән йә бераз кереп, йә чыгып торырга тиеш дип искәрттеләр. Гомуми мәйданы 72 кв метрны тәшкил итте. Йортны зал, йокы бүлмәсе, кухняга бүлдек, юыну урыны да булдырдык. Элеккегесеннән аермалы буларак, йомышлау бүлмәсен дә өй эчендә ясадык. Олы кеше өчен монысы да мөһим бит», – ди әбинең кызлары.


Фикер өстәү