Татарстанда карның эриячәкме-юкмы икәнен әйткәннәр

20-21 ноябрьдә кар ятты. Әмма киләсе атна башында республикада җылыта. Ләкин кар эремәячәк инде. КФУ метеорологы Тимур Әүһәдиев “БИЗНЕС Online” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Карның җиргә яту вакыты җитте инде. Бездә аның нормасы – 17-18 ноябрь. Быел исә 3 көнгә соңарды: кар катламы 20-21 ноябрьдә барлыкка килде”, – дигән ул.
Моннан тыш метеоролог билгеләп үткәнчә, киләсе дүшәмбедә Татарстанда җылытачак – чираттагы циклонның бер чите республикага кагылып узачак. Әмма кар инде барыбер эремәячәк.
“Көньяктан һава агымы үтеп керәчәк. Шуңа күрә температура 0 яки аннан югары булачак. Әмма бу хәл кар эрүгә китермәячәк, чөнки нибары 2 көн генә җылы булачак”, – дип аңлатып үткән Әүһәдиев.


Фикер өстәү