Казанда трамвай, һава температурасының кискен үзгәрүе сәбәпле, тимер юлдан төшеп киткән

Казанда 4 нче трамвай рельслардан төшеп киткән. Сәбәбе – һава температурасының кискен үзгәрүе һәм тимер юлның тузуы, дип хәбәр итә “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәте.

Бу хәл Трамвай урамында килеп чыккан. Трамвай Каравай бистәсе юнәлешендә барган. Матбугат хезмәтендә аныклап үтелгәнчә, бу урында тимер юл 1996 елда төзелгән булган
Рельсларны тәртипкә китергәндә, 1, 6 трамвай маршрутларының хәрәкәте туктатып торылган. Хәзер хәрәкәт яңартылган.
Сүз уңаеннан, июнь башында да 4 нче трамвай, тимер юлның тузу сәбәпле, рельстан төшкән булган. Гадәттән тыш хәлнең монысы 9 нчы микрорайон ягында Зорге белән Габишев урамнары чатында килеп чыккан.


Фикер өстәү