Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть саммиты һәм Халыкара нефть-газ форумы мәйданчыгында мәктәп укучылары һәм студентлар белән экология, мәгарифне үстерү һәм Татарстан тарихын саклап калу мәсьәләләре турында фикер алышты.

Республика Рәисе белән очрашуга эковолонтерлар, «PROинтерес» һөнәри юнәлеш бирү фестивалендә катнашучылар һәм «Тарихны кешеләр башкара» проекты вәкилләре җыелды.

Эковолонтерлар мәктәп укучылары арасында ресурсларга сакчыл караш нигезләрен популярлаштыру һәм экологик җаваплылык күнекмәләрен формалаштыру турында сөйләделәр. Тиешле программа кысаларында республикада 650дән артык дәрес оештырылды, 1049 мәктәптән 82 меңнән артык бала укытылды.

«PROинтерес» — кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган республика фестивале. Мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында һәм югары уку йортларында интеллектуаль уеннар үткәрелә, ә Интернетта балалар «республика тиктогы» мобиль кушымтасы — «Round» мобиль кушымтасындагы биремнәр ярдәмендә күнекмәләрен үстерәләр. Аны кулланучылар видео-инструкцияле биремнәрне карыйлар һәм инфографика форматында предприятиеләр эшчәнлеге белән танышалар. Быел «Киләчәкнең тотрыклы мәктәбе»н булдыру буенча конкурс башланды, анда катнашучылар аларны, углерод чыгару проблемаларын, электр энергиясен экономияләүне һ. б. исәпкә алып, проектлау белән шөгыльләнделәр.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановны «Тарихны кешеләр башкара» проекты белән таныштырдылар. Ул Татарстанның үсеш тарихын ветераннарның истәлекләрендә килеш сакларга ярдәм итә. 2019 елдан бирле 2,5 меңгә якын ветеран белән интервью үткәрелгән. Проект эшенә республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары студентлары актив җәлеп ителгән.

Рөстәм Миңнеханов балаларга республика өчен мөһим проектларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Без сезнең белән яңа очрашуларга бик шат. Сез актив тормыш позициясе булган чын патриотлар. Буш вакытыгызда сез әйләнә-тирә мохитне саклау, ресурсларга сакчыл караш, тарих проектлары белән шөгыльләнәсез. Шулай ук актив булып калыгыз һәм алга барыгыз», — дип өстәде республика Рәисе.

Әңгәмә барышында балалар сәнәгатьнең нинди өлкәләре иң перспективалысы, киләчәктә нинди һөнәрләр иң кирәклесе булачак һәм Татарстанда альтернатив энергетиканың нинди төрләрен үстерү планлаштырыла дип кызыксындылар.


Фикер өстәү