Казанда яшәүче 27 яшьлек ир-атны исерек хәлдә кабат рульгә утырган өчен ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Аны Лаеш авылындагы Лебедева урамында “Kia Picanto” рулендә тоткарлаганнар.
Лаеш районы суды Казанда яшәүче 27 яшьлек ир-атны (кайчандыр хөкем ителгән булган) исерек хәлдә машина руленә утырган өчен “авто”сы һәм ирегеннән мәхрүм иткән. Ул 11 майда Лаеш авылындагы Лебедева урамында “Kia Picanto” рулендә исерек хәлдә тоткарланган.

Сәрхуш медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Документларын тикшергәндә, моңа кадәр дә исерек хәлдә машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылганлыгы ачыкланган.
Ир үз гаебен таныган. Аңа гомуми режимдагы колониядә 3 ел да 7 айга төрмә җәзасы билгеләнгән. Шул ук вакытта 2,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Моннан тыш машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнгән.


Фикер өстәү