Җырчы Гөлназ Асаева ничек итеп баерга җыенуы турында сөйләгән

Ул яңа бизнес-партнер тапкан.

Гөлназ Асаева ничек итеп баерга җыенуы турында сөйләгән. Ул шәхси блогында бу җәһәттән планнары белән уртаклашкан, дип яза “Мой Башкортостан”. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта smm-хезмәтләр өлкәсендә акча эшләп була. Артист нәкъ менә шушы өлкәне сайлап, шунда эшләү өчен кешеләр ялларга ниятли. Гөлназ үз проектын Башкортстан һәм Татарстанда тормышка ашырырга җыена. Шул ук вакытта ул иҗади һөнәрен ташларга җыенмый. Икенче эше өстәмә керем чыганагы гына булачак.

Җырчы үз проектын тормышка ашыруга туганнарын җәлеп итәргә ниятләвен әйткән. Бу өлкәдә эшләүче бер бизнесмен белән очрашып, аның белән уртак бизнес ачу турында килешүен искәрткән. Smm-белгеч тә энеләремне әлеге эшкә өйрәтте инде, дип билгеләп үткән Асаева.


Фикер өстәү