Владимир Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы буларак игълан иткән

Россиядә 2024 ел Гаилә елы булачак. Гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан шундый карар кабул ителде, диелгән Президент Указында.

Хөкүмәт быел 27 декабрьгә кадәр оештыру комитеты булдырачак, шулай ук Гаилә елы хөрмәтенә төп чаралар планын эшләп раслаячак, аларны финанслау чыганакларын билгеләячәк.
Оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез: агымдагы ел Россиядә Педагог һәм остаз елы буларак игълан ителгән иде.


Фикер өстәү