Элвин Грей Владимир Зеленский керткән санкциягә эләккән

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) Украина президенты Владимир Зеленский тарафыннан кертелгән санкцияләргә эләккән.

Шулай ук Татарстанның 11 физик заты һәм 41 компаниясенә карата санкция кертелгән. Алар арасында ПАО «КАМАЗ», «Ак Барс» судно төзү компаниясе, шулай ук Казан һәм «Бигеш» аэропортлары бар.

Элвин Грей санкция кертелгәннән соң социаль челтәрләрдә:  «Мин моның белән горурланам. Егетләр, мин сезнең белән!», — дип язган җырчы. Моңа кадәр ул Казанда мобилизацияләнгән егетләр белән очрашып, алар белән җырлап та кайткан иде.


Фикер өстәү