Казанда «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!» акциясе башланды

28 нче октябрьгә кадәр Казанда «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!» бөтенроссия оператив-профилактик акциясенең икенче этабы уза, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы .

Наркотиклар сату яки аларны медицина максатыннан кулланмау очраклары турында шәһәрлеләр полициягә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итә ала: +7(843)291-48-21 (кизү часте), +7(843)291-20-02 (ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны), 02 (020 мобиль телефоннан), 052 (аноним).

Исегезгә төшерәбез, октябрь башында Татарстанда «Мәк» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенә йомгак ясалды. Республикада наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 111 җинаять теркәлгән. 103 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.


Фикер өстәү