10 меңгә якын мобилизацияләнгән ир-ат өйләренә кайтарылган

Ирләрне ялгышлык белән мобилизацияләгән булганнар.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов Санкт-Петербургка сәфәре вакытында төрле сәбәпләр аркасында 10 меңгә якын мобилизацияләнгән кеше өйләренә кайттарылуын әйткән.

Аның сүзләренчә, ялгыш мобилизацияләнү очраклары буенча тикшерүләр үткәрелә. «Санкт-Петербургта өлешчә мобилизация дәвам итә. Ул куелган бурычлар нигезендә бара. План уңышлы үтәлә», — дигән Картаполов.

Россиядә өлешчә мобилизация турындагы Указга 21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Россия Оборона министры Сергей Шойгу 300 мең кешенең мобилизацияләнәчәген хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү