Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, ял аен сайлаганда, шул айдагы эш көннәре санын исәпкә алу кирәк. Югарыда телгә алып үтелгән айларда хезмәт хакы белән “отпускной” күләме арасындагы аерма иң аз күләмдә булачак. Стенякина аңлатып үткәнчә, хезмәт хакы – айның эш көннәре саны буенча, ә “отпускной” – соңгы 12 айдагы уртача хезмәт хакы һәм чираттагы ялның календарь көннәре саны буенча исәпләнелә.
Шуңа күрә теге яки бу айдагы эш көннәре никадәр кимрәк булса, һәр эш көне шуның кадәр кыйммәткәрәк төшә. Шуңа күрә мондый чорда чираттагы ялга киткән хезмәткәр керемен бераз югалтырга мөмкин. Белгеч сүзләренә караганда, киләсе елда чираттагы ял алу өчен иң отышсыз айлар – гыйнвар (15 эш көне), февраль һәм май (19ар эш көне), ноябрь (20).
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез