«Пилотсыз очкыч ватыклары күп катлы йортка төшкән, нәтиҗәдә янгын чыккан. Ике кеше һәлак булган. Аларның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашам, без сезнең белән бергә кайгырабыз», – дип язган Анохин МАКСтагы каналында.
Губернатор шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең ут капкан бинадан 10 кешене алып чыгуын хәбәр итте.
Үткән төндә Смоленск өлкәсендә дошманның 37 пилотсыз очкычы юк ителгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез