Элвин Грей: «Сез дә минем каналда бу мәгълүматлардан арыгансыздыр. Гафу үтенәм»

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей-Радик Юльякшин махсус хәбри операция барган урында чыгыш ясавы турында үз фикерен белдерде. Ул социаль челтәрдә язма урнаштырды дип яза, «БашИнформ».

«Өйгә барып җиттем. Командировка гади генә булмады — Николаев өлкәсе чикләреннән Харьковныкына кадәр. Җентекләп сөйләп тормыйм. Сез дә минем каналдагы бу мәгълүматлардан арыгансыздыр, мөгаен. Музыкаль эчтәлек урынына ниндидер „Агит про“га әверелде. Гафу үтенәм», — дип язган артист.

Элегрәк «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Элвин Грей Россиянең берничә шәһәрендә — Новосибирск, Барнаул, Кемерово, Красноярск, Томск, Курган, Чиләбе өлкәсендәге концертларын кичектереп, хәрби хезмәткәрләргә булышу өчен, гуманитар конвой белән Донбасста булды.


Фикер өстәү