Рөстәм Миңнеханов Казахстанда җитештерелгән беренче автомобиль шинасын чыгаруда катнашты

Бүген Карагандин өлкәсенең Сарань шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр KamaTyresKz компаниясе җитештергән беренче автомобиль шинасын чыгару тантанасында катнаштылар. Предприятиедә кунакларга проектны тормышка ашыру этаплары белән презентация тәкъдим ителде, шулай ук алар төп җитештерү цехларында булдылар, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында Карагандин өлкәсе хакиме Әсмаганбәт Булекпаев, шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов (Татарстан Республикасы, Россия) һәм «Аллюр компанияләр төркеме» АҖ (Казахстан Республикасы) директорлар советы рәисе Андрей Лаврентьев бар иде.

Тантана вакытында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы җитәкчелегенә Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген һәм бу проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде: «Казахстан – Татарстан Республикасының алдынгы чит ил партнерларының берсе. Без хезмәттәшлекнең елдан — ел киңәюенә шатбыз», — дип ассызыклады ул һәм катнашучыларны шатлыклы вакыйга белән котлады.

 


Фикер өстәү