Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасы Премьер-министры Алихан Смаилов белән очрашты

Бүген Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Алихан Смаилов белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Хөкүмәте башлыгына Казахстан һәм Россия Федерациясе төбәге – Татарстан Республикасы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

«Казахстан – Татарстанның алдынгы чит ил партнерларыннан берсе», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Кустанайда чуен кою һәм «КАМАЗ» ГАҖ йөк техникасы күперләре өчен компонентлар җитештерү буенча заводлар төзелә. Караганда өлкәсендә «Татнефть» ГАҖ һәм «Аллюр» компанияләр төркеменең уртак предприятиесе шиннар җитештерүен төзүгә старт бирелде.

«2021 елның 9 аенда Татарстан – Казахстан товар әйләнеше 441 млн. доллар тәшкил итте. Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп-энергетика, сәнәгать, газ-мотор ягулыгы, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе өлкәсендә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Казахстан Премьер-министры Алихан Смаилов, үз чиратында, Татарстанның Россия Федерациясе белән партнерлыкта аерым урын алып торуын билгеләп үтте. «Безнең хезмәттәшлектә потенциалыбыз зур, ышанам ки, якындагы елларда без товар әйләнешен бер миллиард долларга кадәр арттыра алабыз», — дип белдерде Алихан Смаилов. Ул ике яклы бизнес-миссия кебек хезмәттәшлекнең юнәлешен активлаштырырга тәкъдим итте.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин очрашу кысаларында Казахстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр, шулай ук киләчәктә уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү