700 мең сумнан артык депозиты булган россиялеләргә салым түләргә туры киләчәк

Банктагы саклык акчасы 1 миллион сумнан артыграк булган кешеләрнең процентлардан җыелган кеременә яңа салым азрак акчалыларга да кагылырга мөмкин. 700 мең сумнан күбрәк акчасын депозитка бик уңышлы урнаштырып, елына 42,5 мең сумнан күбрәк акча эшләүчеләр дә салым түлиячәк дип яза РБК.

Закон буенча, 1 миллион сумнан җыелган процентларны ел башына Үзәк банкның төп ставкасына тапкырлаганнан соң килеп чыккан суммага (4,25 процент) салым салынмый. Әмма 2021 елда Үзәк банкның төп ставкасы ике тапкыр артты, нәтиҗәдә банкка салынган акчаның процентлары да үсте.
Белгечләр әйтүенчә, 2021 ел йомгаклары буенча 700 мең сумнан күбрәк булган саклык акчасыннан кергән керемгә салым түләү таләп ителергә мөмкин. Мәсәлән, ел башына 4,5 процент белән 710 мең сум салып, августта аны 8 процентлыга күчергән кеше 42,85 мең сум акча эшләргә мөмкин. Бу очракта аңа кеременнән салым түләргә туры киләчәк.


Фикер өстәү