Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга сәфәр кыла

Бүген кич Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанга килде. Караганда шәһәре аэропортында аны Караганда өлкәсе хәкиме Әсмаганбәт Бүләкпаев һәм башка рәсми затлар каршы алды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ (Татарстан Республикасы, Россия) һәм «Аллюр» компанияләр төркеме (Казахстан Республикасы) уртак предприятиесе булган «KamaTyresKZ» заводында беренче шинаны чыгару тантанасында катнашачак. Россия-Казахстан уртак проекты Караганда өлкәсендәге Сарань шәһәренең индустриаль зонасында тормышка ашырыла.

Бу – Казахстанда шиннар чыгару буенча беренче яңа завод. Төзелеш 2021 елның апрелендә башланган. Предприятие проект куәтенә 2024 елда чыгар дип көтелә. Икенче этапта – резина-техник эшләнмәләр җитештерү, өченче этапта авыл хуҗалыгы техникасы өчен шиннар чыгаруны үзләштерү планлаштырыла.

Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасында Караганда өлкәсе һәм Казахстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашулар һәм сөйләшүләр планлаштырылган.

Казахстан Республикасы – Татарстан Республикасының әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларының берсе. 2021 елда Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 630 млн АКШ доллары тәшкил иткән. 2022 елның 9 аенда Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 467 млн АКШ доллары күләмендә бәяләнә, бу узган ел күрсәткеченнән 5,8%ка артыграк.


Фикер өстәү