Ришат Фазлыйәхмәтов машинасы белән юл читенә чыгып очкан

Татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтовюлда булган күңелсез вакыйгасы хакында инстаграмында* язган.

«Ришатның берәр «приключениясе» булдымы, постлар язырга вакыты туа инде.  Җомга көн буран дулауга карамастан, дустым белән юлга чыккан идек, кызык булдык бит әле. Кар астында боз булу сәбәпле, машинаның управлениесен югалтып, юл кырыена чыгып очтык. Ярдәм көткәндә, әзрәк туңылган, температура белән ятып алдым кичә. Күптән йөри идем: «Ял итәсе килә»,-дип. Менә сиңа ял. Уйларны чамалап уйларга кирәк икән) Бүген инде «как огурчик», кар көрәп кердем әле) Иртәгә ТНВ да съемкалар, организмым белән килешеп куйдым, яңа елга кадәр буран чыгарып эшләргә, аннары ял бирәм дип», яза ул.

 

*Россиядә экстремистлык оешмасы булып танылган һәм ил территориясендә тыелган оешма


Фикер өстәү