Элвин Грей Уфада «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында 7 яшьлек Аделинаның хыялы чынга ашты. Ул эстрада йолдызы Элвин Грей белән очрашты, дип яза «Башинформ» агентлыгы .

Аделина үзенең кумиры белән «Города» җырын башкарды. Радик кечкенә кызга йомшак уенчык бүләк итте һәм аның теләген чынга ашырды.

«Мин Аделинаның теләген рәхәтләнеп чынга ашырдым. Балаларның шатлануын күрү шундый рәхәт. Концертларда да һәр нәни тамашачы бәхетле булсын өчен тырышам. Аларның хис-кичерешләреннән яңа җырлар иҗат итүгә көч алам», — диде Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстан башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча киңәшчесе Радик Юльякшин.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясенең максаты — ятим балаларның, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның һәм сәламәтлекләре начар булган өлкән кешеләрнең яңа ел хыялларын чынга ашыру. Башкортстаннан барлыгы 500 хат алынган. Бу теләкләрне 28 февральгә кадәр чынга ашырачаклар. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/24-12-2020/elvin-grey-ufada-tel-kl-r-chyrshysy-aktsiyasend-katnashty-5795194


Фикер өстәү