Дәүләт Советы депутатлары “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашты

Бүген Татарстанның Дәүләт Советында Россия күләмендә уза торган “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе үтте. Әлеге игелекле чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың Премьер-министры Алексей Песошин, парламент депутатлары һәм министрлар да катнашты.

Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган бәйрәм чыршысы открыткалар белән бизәлгән иде. Аларда мөмкинлекләре чикле сабыйларның, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм ятим балаларның, шулай ук көчле авырулары булган өлкәннәрнең теләкләре язылган. Моннан тыш, быел “Теләкләр чыршысы” хәрбиләрнең һәм мобилизациягә эләккәннәрнең балаларына, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожск һәм Херсон өлкәләре балаларына хыялларын чынга ашырырга ярдәм итәчәк.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат районында яшәүче Даниэль исемле баланың теләген чынга ашырачак. Аның бик тә тимер юл составы белән идарә итәсе килә, шуңа да ул открыткасына поезд йөртүченең кабинасында утырып карарга теләвен язган.

Әлеге акциядә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Әйтик, быел үз хыялын язып хат җибәрүче татарстанлыларның саны өч меңнән арткан. Быел акция 2023 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү