Фәрит Мөхәммәтшин Ясминә белән Айсельнең Яңа ел теләкләрен үтәде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 3 яшьлек Ясминә белән 4 яшьлек Айсельнең алсу төстәге велосипед һәм зур конструктор турындагы Яңа ел хыялларын тормышка ашырды. Кызлар үзләренең теләкләрен Бөтенроссия хәйрия акциясе кысасындагы “Теләкләр чыршысы” сайтына язып калдырган булган.

Ясминә Казанда яши. Яшьтәшләре белән аралаша, җырларга, биергә ярата, балет белән шөгыльләнә һәм велосипедта йөрергә өйрәнергә тели. Хәзер инде аның бу хыялы да тормышка ашачак.

Парламент башлыгы шулай ук нәни Айсельнең Яңа ел теләген үтәде. Ул да Казанда яши. Конструктор җыярга ярата. Фәрит Мөхәммәтшин аңа “Животные мира” дигән зур конструктор җыелмасын әзерләп куйган.

“Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия хәйрия акциясе 2024 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, шулай ук Донецк, Луганск халык републикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүче балалар катнаша.

Проект сайтына Татарстаннан 1 меңнән артыграк бала үз теләкләрен юллаган.


Фикер өстәү