Рөстәм Миңнеханов белән Фәрит Мөхәммәтшин “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашты

Бүген Дәүләт Советында “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия хәйрия акциясе узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, парламент депутатлары катнашты. Утырыш башланганчы, алар чыршыдан балаларның теләкләре язылган открыткаларны үрелеп алды. Хыял-теләкләр якын араларда тормышка ашырылачак.

Акция физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, шулай ук каты авырулардан интегүче өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан оештырылган. Алар, шул исәптән Татарстаннан 2 мең кеше үзләренең хыялы турындагы открыткаларны проектның елкажеланий.рф сайтына юллаган.

Рөстәм Миңнеханов өч баланың – Казанда яшәүче тугыз яшьлек Олегның (пеноблоклар җитештерү заводын күрергә хыяллана), Чаллыдан ун яшьлек Камилнең (танк йөртеп карамакчы) һәм 15 яшьлек Екатеринаның (ноутбукта эшләргә тели) хыялын үтиячәк.

Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында яшәүче уналты яшьлек Евгенийның хыялын тормышка ашырачак. Үсмер инде берничә ел буе дүрт кыллы гитарада (укулеле) уйный, махсус курсларга йөри, әмма әлегә үзенең музыка коралы юк икән.

Бөтенроссия хәйрия акциясендә бөтен ил: сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, Россия геройлары, артистлар, гади кешеләр катнаша. Акция 15 ноябрьдә башланып, 2022 елның 28 февралендә төгәлләнәчәк.


Фикер өстәү