Татарстанда төзелеш материаллары бәяләре үсүдән туктаган

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтүенчә, республикада төзелеш материаллары бәяләре тотрыклыланган.

Бәя 2020 елның октябреннән бирле беренче тапкыр үсүдән туктаган, ләкин әле төшә башламаган. Материал кыйммәтләнү эчке базарда агач һәм тимердән товар җитештерү өчен чимал җитмәүгә бәйле.
Татарстанда төзелеш материаллары бәясе нык арту аркасында капиталь төзекләндерү белән шөгыльләнүче компанияләр зыян күргән. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов әйтүенчә, быел Казанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы аздан гына өзелмичә калган.

Күпчелек очракларда базарда кирәкле материаллар булмаганлыктан, аларны башка төбәкләрдән китерергә туры килгән. Шуңа күрә эшләрне вакытында тәмамлауга ирешелмәгән.


Фикер өстәү