25 декабрьдә Казанда быелгы соңгы ярминкә үткәрелә

Сәүдә 15 мәйданчыкта 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькәчә гөрлиячәк.

Иртәгә, 25 декабрьдә, Казанда быел соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк. Шәһәр халкына иртәнге алтыдан көндезге уникегә кадәр 15 урында районнардан фермерлар китергән продукция сатып алу мөмкинлеге ачыла. Сәүдә башкалабызның барлык 7 районында оештырыла, дип хәбәр ителә мэрия сайтында.

Шулай ук “Салават Күпере” торак комплексында яшәүчеләргә Осиново бистәсендә “Радужный” сәүдә үзәгенең машина кую урынында ярминкә уздырылачак.


Фикер өстәү