Февральдә ипи белән май бәясе артачак

Россиядә киләсе елның февралендә икмәк һәм сыек май бәясе арту көтелә. Бу хакта “Известия” Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы документына таянып яза.

Бәяләрнең чама белән 2 процентка үсүе күздә тотыла. Он бәясе ноябрьдәге белән чагыштырганда 2,9 процентка артып, бер тоннасы өчен 24,6 мең сумга җитәргә мөмкин. Бодай оныннан пешерелгән икмәк, 2,1 процентка кыйммәтләнеп, 43 сум булачак.

26 гыйнварга кибеттә сыекмай бәясе 2,2 процентка үсеп, бер килосы 137,4 сумга җитәчәк.
Сүз уңаеннан, Россиядә 1 декабрьдән шоколад-кәнфит бәяләре арткан.


Фикер өстәү