Рөстәм Миңнеханов ике һәм өч катлы йортларны ремонтлау чыгымнарын арттыруны хуплады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэриясенең аз керемле йортларны капиталь ремонтлауны өстәмә финанслау турындагы тәкъдимен хуплады. Бу хакта Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов шәһәр башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

«Кече керемле йортларга акча җитмәүгә кагылышлы мәсьәләне хәл итү тәмамланып килә. Казан Башкарма комитеты Татарстан Президенты адресына өстәмә акча бүлеп бирү кирәклеге турында хат юллады. Бүгенгә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән бергә зур уртак эш башкарылды. Аннары министрлык Татарстан Министрлар Кабинетына өстәмә акчалар бүлеп бирү турында тәкъдим җибәрде», — диде Дмитрий Анисимов.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп, Анисимов аз керемле йортларга ике һәм өч катлы торак йортлар керә, диде. Алар Казанның һәр районында җитәрлек.

«Безне ишетүләре яхшы. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Торак инспекциясе һәм идарәче компанияләр белән берлектә проект-смета документларын әзерлибез. Аның нигезендә без бу мәсьәләне хәл итү өчен күпме акча кирәклеген беләбез һәм Президенттан шул күләмдә ярдәм сорарбыз», — дип сөйләде Торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе.

Элегрәк билгеле булганча, Казанда күп фатирлы йортлар капиталь ремонтына чыгымнар киләсе өчьеллыкка 6 млрд сумга кадәр арткан.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү