Акробат кыз циркта чыгыш ясаганда егылып төшә (ВИДЕО)

Бу вакыйга узган ялларда Белгородтагы циркта була. Чыгыш ясаган вакытта акробат кыз биеклектән егылып төшә, дип яха «Лайф.ру».

Әлеге мизгел тамашачылар төшергән видеога эләккән. Кыз исән калган һәм яңадан аренада чыгыш ясарга теләвен сөйләгән. Табиблар кызның берничә җире сынуын диагнозлаган. Акробат кыз бераз өйдә ятачагын һәм, имгәнүгә карамастан, бөтен Россия буенча труппа белән гастрольләрдә йөрәчәген белдергән.

ВИДЕО: Лайф.ру

Фикер өстәү