Циркта гимнаст кыз биш метр биеклектән егылып төшкән (ВИДЕО)

Артистның кулы һәм умырткалыгы сынган.

Омскида Филатов циркы гимнасты биш метр биеклектән егылып төшкән. Бу коточкыч хәл видеокамерага эләккән. Кыз һавада элемент ясаганда, партнерына тотынып кала алмыйча, аренага егылып төшкән, дип яза KazanFirst.

Артист шундук хастаханәгә озатылган. Аның куы һәм умырткалыгы сынган.

ВИДЕО


Фикер өстәү