Ризыкны фольгада пешерү сәламәтлек өчен куркыныч булуын искәрткәннәр

Фольгада ризык пешерү сәламәтлек белән бәйле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин, чөнки анда гормонга охшаган ксеноэстрогеннар бар. Бу хакта «Доктор Питер» басмасында токсиколог, профессор Михаил Котушов әйткән.

Аның сүзләренә караганда, фольга составына керүче ксеноэстрогеннар организмга эләккән очракта хатын-кызларның җенси гормоннары эстрогеннар булып «яшеренә» һәм вакыт узу белән гормональ проблемалар тудыра. Бу синтетик кушылмалар симерүгә, калкансыман биз дисфункциясенә һәм онкологиягә китерергә мөмкин.

Моннан тыш, фольга 90 процент алюминийдан тора, ул организмга үтеп керергә һәм эчке органнарда, шул исәптән үпкәләрдә, бөерләрдә, калкансыман биздә һәм мидә тупланырга мөмкин, дип белдергән эксперт. Моның нәтиҗәсендә төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин.


Фикер өстәү