Калкансыман бизнең начар эшләвен ничек белергә икәнен аңлатканнар

Калкансыман биздәге проблемалар алҗыганлыкка, юанаюга һәм хәтта депрессиягә китерергә мөмкин.
Калкансыман биз – муенда урнашкан кечкенә генә биз ул. Кечкенә булса да, төш кенә – төрле макатларда (йөрәк тибеше ешлыгын, тән температурасын кертеп) гормоннар эшләп чыгара. Калкансыман бизнең начар эшләве бөтен организмга кырын сугарга мөмкин, дип яза “Медикфорум”.

Иң киң таралган проблемалары – ул да булса бизнең җитәрлек дәрәҗәдә актив эшләмәве (гипотиреоз) яки кирәгеннән артык актив эшләве (гипертиреоз). Табиб-эндокринолог Антонина Гуреева әйтүенчә, аның начар эшләве билгеләре алҗыганлык, юанаю һәм хәтта депрессия булырга мөмкин.

Табиб сүзләренә караганда, бизнең дөрес эшләү-эшләмәвен аяк табаныннан белергә мөмкин.
“ Үкчәгез караваттан чыгып калырлык итеп тигез урынга ятыгыз. Ахилл сеңеренә (үкчә белән аяк балтыры арасындагы чокыр) бармак белән суккалагыз. Табаныгыз шундук төшәргә тиеш. Авырлык белән генә төшсә, калкансыман биз начар эшли дигән сүз”, – дип аңлаткан белгеч.

Аның әйтүенчә, мондый очракта табибка күренергә кирәк.


Фикер өстәү