Организмда җитди проблема барлыгын аңлатучы өч билгене атап үткәннәр

Сәламәтлеккә бәйле проблемалар үзен төрлечә сиздерә. Аларны без еш кына стресска, алҗуга сылтап калдырабыз. Эндокринолог Екатерина Янг “Российская газета” хәбәрчесенә ниндидер уңайсызлык китерү генә түгел, ә организмда җитди проблемаларның баш калкытуы турында кисәтүче билгеләр турында сөйләп үткән.

Табиб әйтүенчә, иртән йокыдан торуга ике әйбергә игътибар итәргә кирәк. Иң элек йокыдан уянганнан соң ук авыздан начар ис килү сагайтырга тиеш. Сәламәт кешенең йокыдан торганда да сулышы чиста, теле кунык белән капланмаган була. Моннан тыш иртән күз төпләрендәге шешенкелек тә белгечкә күренергә кирәклеген аңлата.

“Шешенкелектән котылу өчен азрак эчәргә кирәк, дип уйлаучылар байтак. Бигүк дөрес фикер түгел бу. Моннан тыш файдалы продуктларның организмны начар кабул итүе – әйтик, тозлы кәбестәдән, чи яшелчә, чикләвектән эч күбү ашказаны-эчәклекләрдә инде күптән “тәртипсезлек” хөкем сөрүне күрсәтә”, – дип аңлаткан белгеч.

Тагын бер начар билге – туңу. Кондиционерлардан, ачык тәрәзәдән читкәрәк китәргә тырышу, җәен дә җылы юрган астында йоклаучылар бар. Организм үзенчәлеге генә түгел, ә җитди авырулар билгесе булырга мөмкин бу. Әйтик, калкансыман биздәге гормоннары җитәрлек булмаган кешеләрнең тән температурасы түбәнәя, дип аңлаткан Екатерина Янг.


Фикер өстәү