Миңнеханов Иминлек советының мәгълүмати иминлек буенча комиссиясе составын үзгәрткән

Комиссиядән дүрт кеше чыккан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Иминлек советының мәгълүмати иминлек буенча комиссиясе составын үзгәрткән. Рәиснең рәсми сайтында бу җәһәттән документ урнаштырылган.

Комиссиягә республика Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати иминлекне координацияләү бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев кертелгән.
Шул ук вакытта дүрт кеше: Р.Биккинина, В.Дьячкова, К.Семенихина, Р.Фатыйхов комиссиядән чыккан.


Фикер өстәү