Новокузнецкига кем барыр? “Ворлдскиллс” бәйгесенең Татарстандагы икенче өлеше төгәлләнде

Татарстанда 13 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр “Ворлдскиллс” чемпионатының төбәк этабы уза. Анда барлыгы 2300 конкурсант һәм белгеч катнаша. Бәйге кысасында юниорларга да сыналу мөмкинлеге бар.

Бәйгедә компетенцияләр саны артты: ярышлар 162 һөнәр буенча уза. Быел чемпионат Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Иннополистагы 43 мәйданчыкта оештырыла.
Узган шимбәдә Казан элемтә һәм мәгълүмат технологияләре көллиятендә икенче этапның җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Бу этапта “Вордскиллс” ярышында зурлар – 10, юниорлар 19 компетенция буенча көч сынашты. Өченче этап 4-6 декабрьдә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” халыкара күргәзмәсе кысасында Чаллыда һәм Иннополиста узачак.
Җиңүчеләр республика җыелма командасы составына кертелеп, 2020 елда илкүләм бәйгедә Татарстан данын яклаячак. Чемпионат Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә 17-21 июльдә узачак. Ярышлар 124 компетенция буенча үткәреләчәк.


Фикер өстәү