Мәктәп укучысы химия укытучысын кыйнап, борынын һәм кулын сындырган

Табиблар  зыян күрүченең тәнендә сугылган урыннар булуын һәм сөяге сынуын ачыклаганнар.

Мәскәүнең тугызынчы сыйныф укучысы химия укытучысын шелтәләгән өчен кыйнаган. Укучы аның борынын сындырган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

28 яшьлек педагог сүзләренчә, аның белән 15 яшьлек укучы арасында низаг булган. Укытучы кисәтү ясаганнан соң, укучының ачуы чыга һәм педагогка йодрыклары белән ташлана.

Зыян күрүче хастаханәгә озатылган. Табиблар аның борын һәм кул сөяге сынуын, күпсанлы җәрәхәтләр алуын ачыклаган. Бу хәлне полиция тикшерәчәк.


Фикер өстәү